МР Башлыгының Россия көне белән котлавы

2023 елның 9 июне, җомга

                                      Хөрмәтле Кама Тамагы халкы!

Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! 12 июнь - азатлык, гражданнар тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең татулык һәм дуслык бәйрәме. Россия тарихы - ул безнең һәрберебезнең тарихы, һәм ул кечкенә Ватаннан башлана.  Безнең аңа булган мәхәббәтебез – Россиягә булган мәхәббәт, аның бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры безнең уртак хезмәтебезгә, энергиябезгә һәм гражданлык җаваплылыгына бәйле.  Бөек илебезнең көче һәм ныклыгы, аның күпмилләтле халкының бердәмлегеннән һәм татулыгыннан тора, алар каты сынаулар елларында да  Ватанга тугрылык, мәхәббәт һәм иманны саклап кала алганнар. Ватаныбызга игелекле эшләр, мәхәббәт, тугрылык, аның чәчәк атуы, бөеклеге хакына иҗади хезмәт кирәк. Мин ышанам, тырышлык, фидакарьлек һәм иҗатка омтылыш ярдәмендә без киләчәк буыннарга көчле һәм нык Россияне тапшыра алачакбыз!

Бу бәйрәм көнендә һәр гаиләгә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Сезгә, илебезнең, туган Республикабызның һәм районыбызның якты  киләчәге хакына куйган хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын! 

Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                    Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International