Кама Тамагы муниципаль районында 2023 елда эшче көч саны 8 000 кеше тәшкил итә.
2023 елның 1 июненә Кама Тамагы муниципаль районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 21 кеше тәшкил итте (01.06.2022 елга 37 кеше). 2023 елның 1 июнендә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көч санының 0,26 процентын тәшкил итте (01.06.2022 елга 0,47 процент).
Эш бирүчеләр белдергән вакансияләр саны 2023 елның 1 июненә 93 берәмлек тәшкил итә (01.06.2022 елга 68 берәмлек). Иң күп вакансияләр мондый тармакларда тәкъдим ителә: җитештерү өлкәсе (32 вакансия), хезмәт күрсәтү өлкәсе (18 вакансия), авыл хуҗалыгы өлкәсе (18 вакансия).
Бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләр булып инженерлар, медицина хезмәткәрләре, Аш-су осталары, машинистлар, шоферлар, тракторчылар, ярдәмче төрле эшчеләр кала.
2023 елның 1 маена хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты вакансиягә 3,24 кеше тәшкил итә.
Барлык рәсми вакансияләр белән Сез «Россиядә эш» порталында таныша аласыз https://trudvsem.ru/.