Район мәдәният йортында «Нечкәбил – 2023»конкурсының зона туры узды.
Конкурсантларны, кунакларны һәм тамашачыларны Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыхов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, ТР МК ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, «Гаилә канаты астында» ТР РОО президенты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова сәламләде.
Бу көнне республиканың җиде районыннан конкурсантлар «Нечкәбил – 2023» конкурсының зона сайлап алу турында катнашырга килделәр. Конкурста катнашучы һәркем үз гаиләсен, гореф-гадәтләрен тәкъдим иткән, гаилә горурлыгы турында сөйләгән видеороликлар күрсәтте.