23 июньдә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" чара предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү, гражданнарның карьера траекторияләре һәм перспективалы һөнәрләр турында мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан үткәрелә. Вакансияләр ярминкәсе эш эзләүчеләргә кирәкле һөнәр табарга, ә эшкә урнашканнарга эшчәнлекләрен үзгәртү турында уйларга ярдәм итәчәк.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшләмәүче гражданнарны, эш урынын алыштырырга теләүчеләрне, өлкән сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын 2023 елның 23 июнендә эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакыра. Консультантлар ярдәмендә ярминкәдә катнашучылар карьера юлын планлаштыра, һөнәри ориентация буенча хезмәт ала, һөнәри белем бирү курсларына языла алачак. Мәктәп укучылары җәйге каникуллар вакытында эшкә урнаша һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән матди ярдәм ала алачак.
Чара 10:00 сәгатьтән 11: 00 сәгатькә кадәр халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында узачак.