МР Башлыгының медицина хезмәткәре көне белән котлавы

2023 елның 16 июне, җомга

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Медицина хезмәткәре көне белән котлауларны кабул итегез. Бу көнне без авыр минутларда ярдәмгә килүчеләрне, безгә һәм якыннарыбызга сәламәтлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч кайтара, башкаларның авыртуына шәфкать күрсәтә, кешегә авыруларны җиңәргә ярдәм итүчеләрне хөрмәтлибез.

Һәрвакытта да бәйрәмнәрне һәм ял көннәрен белмәгән, зур сабырлык, батырлык һәм җан сизгерлеге таләп иткән, җәмгыятьтә аерым хөрмәт һәм хөрмәткә лаек булган һөнәр ул табиб һөнәре. Бу һөнәр кеше сәламәтлеге турында кайгырту, теләсә кайсы вакытта нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтергә әзер булган ак халатлы профессионалларның тормыш мәгънәсе.

Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән тирән рәхмәтләребезне белдерәбез. Сәламәт тормыш шатлыгын биргән пациентларның елмаюлары һәм рәхмәтле йөзләре сезнең өчен иң зур бүләк булсын!

 

Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                      Н.А.Вазыйхов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International