Ишегаллары конкурсы традицион рәвештә Сабантуй - 2023 программасының төп өлешләреннән берсе булды. Егерме торак пункт үз авылларының мәдәниятен һәм көнкүрешен тәкъдим итте бөтен авыл урамы килеп чыкты!
Кама Тамагы поселогы җитәкчелеге белән берлектә «Богородское» ТОС әгъзалары иҗади осталык күрсәттеләр, кунакка килгән һәркемне кирәкле критерийлар буенча ишегалдын бизәүдә яңа табышлар белән таң калдырдылар.