Кадерле дуслар!
Чын күңелдән яшьләр көне, яшьлек бәйрәме белән котлаулар кабул итегез!
Яшьлек - тормышның искиткеч чоры, рухи һәм физик көчләрнең чәчәк атуы, өстенлекләр һәм кыйммәтләр сайлау вакыты. Яшьләрнең өстенлеге - кыюлык белән катлаулы мәсьәләләрне хәл итү, стандарт булмаган фикер йөртү, яңа идеяләргә ачык булу, үзгәрешләргә омтылу, ирешкәннәренә тукталмау. Без яшь якташларыбызның казанышлары белән горурланабыз, аларның җиңүгә омтылышы районыбызның данын ныгыта. Туган якның һәм бөтен илебезнең киләчәге сезнең кулда! Нәкъ менә сез – яшь буын, иртәгә безнең район, аның алга таба үсеше, өлкән буын язмышы өчен бөтен җаваплылыкны үз өстегезгә алачаксыз.
Яшь Кама Тамагы халкына барлык планнарны тормышка ашыруны, үз көчләренә, бәхеткә, мәхәббәткә, сәламәтлеккә, якты тәэсирләргә һәм вакыйгаларга ышануны телим!
Кама Тамагы
муниципаль районы башлыгы Н.А.Вазыйхов