Кама Тамагы районы администрациясендә эш атналыгы район башлыгы тарафыннан оешма һәм предприятие җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән атналык планеркадан башланды, анда агымдагы мәсьәләләр тикшерелде, узган атнага йомгак ясалды.
«Россельхозбанк» АҖдә банк хезмәтләре күрсәтү турында «Россельхозбанк»АҖнең Татарстан төбәк филиалының Тәтеш шәһәрендәге 3349/67/19 номерлы өстәмә офис идарәчесе Рыжова Наталья Геннадьевна хәбәр итте.
Халык арасында сәламәтлекне профилактикалау турында баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Климчук Вячеслав Николаевич сөйләде.
2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышы турында Заһидуллина Светлана Юрьевна – «Волжские зори»район газетасының баш мөхәррире хәбәр итте.