МР башлыгының Корбан бәйрәме белән котлавы

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Хөрмәтле Кама Тамагы халкы!

Сезне чын күңелдән мөселманнарның иң хөрмәтле бәйрәме – Корбан бәйрәме белән котлыйм. Район халкы үз халкының бай рухи һәм тарихи мирасын саклый, яшь буында әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияли. Ислам, дөньяның башка диннәре кебек үк, игелек, шәфкатьлелек һәм үзара ярдәм итүнең мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнгән. Бу бәйрәм кешеләрне әхлакый сафлыкка чакыра, иман итүчеләрнең фикерләрен шәфкатьлелеккә юнәлтә, гуманизмга һәм якыннарына игътибарлы мөнәсәбәткә өйрәтә.

Ислам традицияләре безнең күпмилләтле республика халыклары арасында рухилыкны, үзара аңлашуны, бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам.

Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык, догаларыгызның Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителүен  телим!

Кама Тамагы 

муниципаль районы башлыгы                                                                                                       Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International