2023 елның 30 июнендә «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның үзәк, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәләре һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.
Әлеге тематик чарада Партиянең Татарстан төбәк бүлеге актив катнаша. Бу көнне «Россия юристлары Ассоциациясе» ҖЧҖнең төбәк бүлеге тарафыннан расланган дежурлык графигына ярашлы рәвештә, партиянең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә адвокатлар, нотариуслар, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият фонды белгечләре, Татарстан Республикасы БТИ АҖ, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре консультацияләр үткәрәчәк.
Консультацияләр офлайн һәм онлайн форматта үткәрелергә мөмкин, бу муниципаль берәмлекләрнең административ үзәкләрендә дә, ерак торак пунктларда да яшәүчеләргә кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Җәмәгать кабул итү бүлмәсе һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге адресы: Кама Тамагы районы (Кама Тамагы шәһәре, К.Маркс урамы, 105 йорт).
Җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе: Миңнегалиева Алина Хәниф кызы (84377)2-17-08.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнендә дежурлык графигы: