Татарстанның 43 районында гадәттән тыш хәл режимы эшли башлады. 3 июльдә Татарстан Республикасы Рәис Рөстәм Миңнеханов тиешле боерыкка кул куйды. Документ республика Хөкүмәте порталында урнаштырылган.
Барлык районнарда диярлек дым булмау һәм эссе һава торышы икмәк чәчүлекләренә зыян китерә.
» Авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (туңу, корылык, туфрак корылыгы) нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык – төлек иминлегенә янаган куркынычны булдырмау максатларында 2023 елның 3 июленнән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль подсистемасының идарә органнары һәм көчләре өчен махсус боерыкка кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертү һәм төбәк дәрәҗәсен билгеләү җавап бирү", - диелә ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов кул куйган боерыкта.