МР башлыгының Россия почтасы көне белән котлавы

2023 елның 7 июле, җомга

Хөрмәтле почта хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Яңа коммуникация технологияләренең даими үсешенә карамастан, почта элеккечә социаль-икътисади мөнәсәбәтләрнең аерылгысыз өлеше булып тора. Почта хезмәткәрләре социаль мөһим функцияне үтиләр, кешеләрне пенсияләр, пособиеләр, хатлар, яңалыклар һәм башка күп нәрсәләр белән тәэмин итәләр.

Рәхмәт сезгә, хөрмәтле почта хезмәткәрләре, сезнең авыр көндәлек хезмәтегез өчен.

Сезгә гаилә иминлеге, нык сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телим!

Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                      Н.А.Вазыйхов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International