"Булгария"теплоходы һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә искә алу чарасы

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Теге яки бу күңелсез вакыйгаларга карата мөнәсәбәте булган кешеләр җыелды. Митингта һәлак булганнарның фамилияләрен һәм исемнәрен укыдылар, аларны тыңлагач, күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Аннан бер минут тынлык һәм мемориалга чәчәкләр салу булды. Чара барышында катнашучылар часовняда һәм территориядә төзелгән мәчеттә булдылар.

Искә алу чарасында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы, Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Венедиктов Юрий Владимирович, район хезмәтләре җитәкчеләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ГИМС вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International