2023 елның 26 июлендә Кама Тамагы районында «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Җиһаншин Азат Илдус улы булды. Муниципаль район башлыгы Наил Альбертович белән алар «Август – Кама Тамагы» ҖЧҖдә урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар, җәлеп ителгән комбайнчылар белән әңгәмә кордылар, хезмәт хакы шартлары, матди стимуллаштыру белән кызыксындылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Исмәгыйлев Динар Мөнәвир улы сүзләренә караганда, 2023 елда район буенча 25646 га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар, 14677 га мәйданда техник культуралар җыярга кирәк, шулардан язгы рапс - 7902 га, көнбагыш-6656 га, горчица -119 га.
Әлегә районда җыештыруга 1 хуҗалык кына кереште - «Август – Кама Тамагы» ҖЧҖ, аның кырларында 42 комбайн эшли, шуларның 8е «Татагролизинг»АҖннән җәлеп ителгән.
Бүгенге көндә 2814 гектар җыеп алынган, бу хуҗалыкның бөртекле һәм кузаклы культураларның урып-җыю мәйданының 13 процентын тәшкил итә. Игеннәрнең уңышы гектардан 35,1 центнер тәшкил итә.
Борчак җыю тәмамланды (1500 га, уңыш 28,2 цн/га).
Көзге бодайны җыю дәвам итә, 6611 гектардан 1314 гектар (20%) җыеп алынган, уңыш 42,9 гектар.
Бүген «зур Кляри» ҖЧҖ көзге бодайны җыя башлый, аның мәйданы 886 гектар тәшкил итә.