Кама Тамагы муниципаль районында 2023 елда эшче көч саны 8 000 кеше тәшкил итә.

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

 

2023 елның 1 августына Кама Тамагы муниципаль районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 23 кеше тәшкил итте (01.08.2022 елга 42 кеше). 2023 елның 1 августына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көч санының 0,29 процентын тәшкил итте (01.08.2022 елга 0,53 процент).

Эш бирүчеләр белдергән вакансияләр саны 2023 елның 1 августына 97 берәмлек тәшкил итә (01.08.2022 елга 107 берәмлек). Иң күп вакансияләр мондый тармакларда тәкъдим ителә: җитештерү өлкәсе (35 вакансия), авыл хуҗалыгы өлкәсе (25 вакансия), хезмәт күрсәтү өлкәсе (18 вакансия).

Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: инженерлар, электромонтерлар, аш-су осталары, сатучылар, шоферлар, машинистлар, тракторчылар.

2023 елның 1 августына хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Барлык рәсми вакансияләр белән Сез «Россиядә эш» порталында таныша аласыз https://trudvsem.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International