.jpeg)
Балачакта яраткан ишегалдындагы күп кенә уеннар инде онытылган. Ә бит алар нинди игелекле, гади һәм шул ук вакытта кызыклы булганнар! Хәзерге балалар ишегалдында балалар уеннары нәрсә икәнен белмиләр.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ишегалды уеннары технологиясе кысаларында спорт - уен чаралары үткәрделәр.
Чараның максаты һәм бурычлары:
балаларның физик сәламәтлеген ныгыту, аларны күчеп йөрүче ишегалды уеннары аша халык мәдәниятенә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен, әхлакый гомумкешелек кыйммәтләре системасын формалаштыру;
- зирәклек, тапкырлык, ихтыяр һәм җиңүгә омтылыш күрсәтергә өйрәтү.