Район Башлыгының Белем көне белән котлавы

2023 елның 1 сентябре, җомга

Хөрмәтле укытучылар,мәгариф ветераннары!

Кадерле укучылар һәм әти-әниләр!

Белем көне-һәрберебезгә якын бәйрәм.  Кеше үз тормышында нинди генә биеклеккә ирешмәсен, аларга юл 1 сентябрьдән башлана. Вакыт сизелмичә үтә, артка борылып карарга да өлгермәссез,  бу уку елы да мавыктыргыч  дәресләре, төрле олимпиадалар һәм конкурслар белән бик тиз үтеп китәчәк. Шулай итеп, бүгенге көн, бу уку елының шатлыклы һәм якты вакыйгаларының башлангычы  булсын.

Беренче сыйныф укучыларына карата аерым сүзләр әйтәсем килә! Кадерле дуслар! Сез мавыктыргыч сәяхәтнең башында торасыз. Мәктәп елларына туры килгән искиткеч вакытның кадерен белегез. Рәхәтләнеп укыгыз, яңа белемнәр алыгыз, бер-берегезгә ярдәмләшеп яшәгез!

Һәрберегезгә дә нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык эшегездә дә уңышлар телим!

Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                     Н.А.Вазыйхов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International