Яшь сайлаучылар декадасы кысаларында Үзәк китапханәдә яшь сайлаучылар көненә багышланган түгәрәк өстәл узды

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Утырышта район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, Кама Тамагы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илмир Илдус улы Гыйльметдинов, район башлыгы урынбасары Илнур Таһир улы Гыйниятов, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм укучылар катнашты.

Түгәрәк өстәл укучыларның – булачак сайлаучыларның актив гражданлык позициясен үстерү һәм формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Очрашу барышында балалар сайлауларның нәрсә икәнен һәм сайлау процессында кем катнашуын, нинди яшьтән тавыш бирергә мөмкинлеген, шулай ук сайлау комиссияләренең нәрсә икәнен, гражданнарның сайлау хокуклары һәм башка күп нәрсәләр турында белделәр.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәсендә чарада катнашучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International