МР Башлыгының Финансчылар көне белән котлавы

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле финанс тармагы хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Финансчылар көне белән котлыйм! Финанслар - һәр оешманың хуҗалык эшчәнлегенең нигезе, шуңа күрә бу эштә грамоталы һәм игътибарлы булу мөһим. Предприятие, учреждениенең уңышлы эшләве һәм үсеше кадрларның компетентлыгына бәйле. Бу көнне Сезгә җаваплы һәм тырыш хезмәтегездә иминлек һәм тынычлык, гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек телим. Сезнең эшчәнлегегездә грамоталы эш, һөнәри үсешнең яңа югары нокталарына омтылуыгызны телим!


Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                              Н.А.Вазыйхов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International