2023 елның 1 сентябренә Кама Тамагы муниципаль районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 30 кеше тәшкил итте (01.09.2022 елга 39 кеше). 2023 елның 1 сентябренә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көч санының 0,38 процентын тәшкил итте (01.09.2022 елга 0,49 процент).
Эш бирүчеләр белдергән вакансияләр саны 2023 елның 1 сентябренә 83 берәмлек тәшкил итә (01.09.2022 елга 97 берәмлек). Иң күп вакансияләр мондый тармакларда тәкъдим ителә: җитештерү өлкәсе (35 вакансия), авыл хуҗалыгы өлкәсе (25 вакансия), хезмәт күрсәтү өлкәсе (18 вакансия).
Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: инженерлар, электромонтерлар, машинистлар, аш-су осталары, сатучылар, шоферлар, тракторчылар.
2023 елның 1 сентябренә хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты вакансиягә 0,36 кеше тәшкил итә.
Барлык рәсми вакансияләр белән Сез «Россиядә эш» порталында таныша аласыз https://trudvsem.ru/