Бүген районның учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:
Районда грипп профилактикасы турында «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе»ДАССОның баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы хәбәр итте.
Әйләнә – тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларның дәүләт реестрын алып бару турында Заббаров Әмир Әнвәр улы-Идел Аръягы территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече доклад белән чыгыш ясады.
Социаль яклау органнарында хезмәт күрсәтүдә булган ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның торак урыннарын җылыту чорына әзерләү һәм муниципаль районда Өлкәннәр декадасына чаралар әзерләү турында Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы буенча МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы Сафина Гөлназ Хәмис кызы сөйләде.
Кама Тамагы муниципаль районында «беренче хәрәкәт» нең эш планы һәм гамәлгә ашырыла торган проектлары турында Камаретдинова Алина Илгиз кызы-Кама Тамагы муниципаль районының "беренче хәрәкәт" Гомумроссия иҗтимагый – дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе Советы Рәисе хәбәр итте.