Хөрмәтле Кама Тамагы халкы!
Бу көнне без барыбыз да туганнарыбызны һәм йөрәгебезгә кадерле кешеләрне котлыйбыз һәм әти-әниләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, районның өлкән яшьтәге кешеләренә рәхмәт сүзләрен белдерәбез. Сезнең һәрберегез данлы хезмәт юлын үтте, туган якның социаль – икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Һәм бүген без сезнең белемнәрегезгә мохтаҗ, ул авырлыкларны уңышлы җиңәргә, иң катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын табарга ярдәм итә. Сез үз үрнәгегез белән районның яшь халкында рух көчен, хезмәт сөючәнлекне, патриотизмны тәрбиялисез, яшьләр белән белемнәрегезне һәм кыйммәтле тәҗрибәгезне уртаклашасыз. Сез - безнең таянычыбыз, тәҗрибә, белем һәм зирәклек хәзинәсе.
Сезгә чын күңелдән озак еллар дәвамында нык сәламәтлек, җан тигезлеге, тормышка сүнмәс кызыксыну, җылылык, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм хөрмәтен телим!
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов