Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бүлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде, анда барлык агымдагы һәм мөһим мәсьәләләр каралды.
Торак пунктларда төзекләндерү мәсьәләләре турында Кама Тамагы МР Башкарма комитеты административ комиссиясенең җаваплы секретаре Геннадий Иванович Вахромов хәбәр итте.
Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр арасында район спартакиадасын уздыру турында Хөснетдинов Илназ Хәлим улы – муниципаль район Башкарма комитетының спорт, яшьләр сәясәте һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы хәбәр итте.
Өлкәннәр декадасын үткәрү барышы турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сороковнина Елена Владимировна (социаль үсеш буенча) хәбәр итте.