Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм
эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез.
Авыл хуҗалыгы күп очракта климат шартларына бәйле. Ләкин бернәрсәгә карамастан, сез үз эшегезне лаеклы һәм профессиональ рәвештә алып барасыз. Бу авыл хуҗалыгы өлкәсендә профессиональ рәвештә эшләүчеләрнең генә түгел, ә шулай ук гомер буе «җирдә» яшәгән авыл эшчеләренең дә бәйрәме. Бу шәхси хуҗалыкларның бәйрәме, алар терлекләр үрчетү һәм үстерү, чәчүлекләр, үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр, үзләрен һәм башкаларны яшелчәләр, җиләк-җимеш, сөт һәм ит продуктлары белән тәэмин итәләр.
Игелекле, авыр, әмма һәркемгә бик кирәкле хезмәтегез, профессиональлегегез, фидакарьлегегез, сайланган эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Җирдә эшләүчеләрнең барысына да югары уңыш, өзлексез техника, яхшы һава торышы һәм нык сәламәтлек телим.
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов