Татарстан Республикасында догазификация буенча беренче социаль объект тоташтырылган

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген Россиянең алты төбәгендә беренче социаль объектлар газ челтәрләренә догазификация кысаларында тоташтырылган. Чара кысаларында Кама Тамагы районының Кирел авылындагы фельдшер-акушерлык пунктын тоташтыру булды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Камалтынов Юрий Зимелевич, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Усманов Рөстәм Ринат улы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатихов Илдар Разин улы, район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, үзәк хастаханәнең баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы, газ хезмәте җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, үзәк хастаханә хезмәткәрләре катнашты һәм җирле халык.

Фельдшер-акушерлык пункты 2020 елда төзелгән һәм эксплуатация башланганнан бирле электр казаннары ярдәмендә җылытылган. Социаль объектларны газлаштыру кысаларында газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру өчен түбән басымлы җир асты газүткәргечен җир участогы чигенә кадәр монтажлау, эчке газүткәргечне һәм котельнаяның газ җиһазларын монтажлау буенча эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International