Фәйзрахман Юныс улы Сәлахов исемендәге Кама Тамагы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен район үзәк китапханәсе якташыбыз Хәмит Вәлидинең 85 еллыгына багышланган «Милләт шагыйре» дигән шигъри сәгать үткәрде.
Якташыбыз, танылган шагыйрь Хәмит Вәлидинең исеме татар шигъриятен яратучыларга таныш. Аның шигырьләре туган якка, туган авылга, үз җиренә мәхәббәт белән сугарылган, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә, тирә-юньдәгеләргә яхшылык һәм матурлык алып килә. Хәмит Вәлиди татар халкының патриоты. Хәмит абый еш кына кечкенә Ватанына килә. Ул Олы Кармалы авылында туган.
Китапханәче укучыларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштыра, китап күргәзмәсен күзәтә. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.