2023 елның көзендә су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең Кама Тамагы инспектор участогы тарафыннан билгеле бер эш алып барыла.
2023 елның 12 октябрендә 11 сәгатьтә Кама Тамагы бистәсендә урнашкан ПЧ-116 территориясендә, ТР буенча Россия ГТХМ ГУ ГИМС Үзәгенең Кама Тамагы инспектор участогы дәүләт инспекторлары гарнизон хезмәткәрләре белән берлектә «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе»МББУ укучылары һәм укытучылары чакыруы белән ачык ишекләр көне үткәрделәр.
Очрашу барышында гарнизон хезмәткәрләре укучыларга гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә кулланыла торган махсус техника һәм җиһазлар күрсәттеләр, аларга махсус җиһазларны һәм киемнәрне үзләре сынап карарга тәкъдим иттеләр, шулай ук тәүлек әйләнәсе дежур торуның нинди шартларда булуын, бердәм дежур диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) системасының ничек эшләвен һәм җавап бирүен күрсәттеләр.
Мәгълүмати-укыту чаралары барышында ГИМС хезмәткәрләре балаларны ГИМС эшчәнлеге белән таныштырдылар, районда су объектларында уздырыла торган чаралар, көзге чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Чараларда барлыгы 25 укучы, 2 укытучы, 4 ПЧ-116 хезмәткәре, 2 ГИМС хезмәткәре катнашты.
Әлеге очрашуның максаты балаларны бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда эш итү алгоритмы белән таныштыру иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларга яхшы уку һәм көндәлек тормышта куркынычсызлык теләде.