Кама Тамагы муниципаль районында 2023 елда эшче көч саны 8 000 кеше тәшкил итә.
2023 елның 1 октябренә Кама Тамагы муниципаль районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 24 кеше тәшкил итте (01.10.2022 елга 33 кеше). 2023 елның 1 октябренә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көч санының 0,3 процентын тәшкил итте (01.10.2022 елга 0,42 процент).
Эш бирүчеләр белдергән вакансияләр саны 2023 елның 1 октябренә 91 берәмлек тәшкил итә (01.10.2022 елга 80 берәмлек). Иң күп вакансияләр мондый тармакларда тәкъдим ителә: җитештерү өлкәсе (35 вакансия), авыл хуҗалыгы өлкәсе (25 вакансия), хезмәт күрсәтү өлкәсе (18 вакансия).
Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: белгечләр, инженерлар, электромонтерлар, машинистлар, аш-су осталары, сатучылар, шоферлар, тракторчылар.
2023 елның 1 октябренә хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты вакансиягә 3,8 кеше тәшкил итә.
Барлык рәсми вакансияләр белән Сез «Россиядә эш» порталында таныша аласыз https://trudvsem.ru/