Быел 15 октябрьдә билгеләп үтелә торган юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы"Татавтодор" АҖнең Апас филиалы директоры Фәйзуллин Марат Илфан улы юллар төзүчеләрне һәм ремонтлаучыларны котлады.
Учреждение белгечләренә үз эшләренә намуслы мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы Раисы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, Кама Тамагы районы Башлыгы һәм"Татавтодор"АҖ исеменнән бүләкләр тапшырдылар.