.jpeg)
Бүген Гатауллин Санур Шәрифулла улын юбилее белән Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм Иске каза авыл җирлеге башлыгы Сәгъдиев Илдус Хатыйп улы котладылар.
Гатауллин Санур Шарифулла улы 1933 елның 25 октябрендә Бишалаб авылында туган. 11 яшендә әтисез кала. Бер абыйсы сугыш кырында һәлак була. Мәктәптә 3 ел укыган – 4 класс бетергән. 1949 елдан колхозда эшли башлый. Ат җеккән, үгез җигеп хезмәт иткән. 1954-1957 еллаарда армия сафларында хезмәт итә.
1958 елдан тракторист булып эшли башлый. Эшләгән дәвердә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен бихисап мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1970 елда “ За доблестный труд в ознаменование 100-летия со дня роңдения В.И.Ленина” медале бирелә.
1974 елда «Победитель социалистического соревнования 1973 года» значогы белән бүләкләнә. 1974, 1975, 1978, 1984 елларда «Ударник коммунистического труда» бирелә. 1976 елда “ Ударник 9-пятилетки” значогы белән бүләкләнә.
1977 елда почетный диплом белән һәм районның мактаулы исеме” Лучший по профессии среди трактористов района белән бүләкләнә.
1980 елда “ Почетная Ленинская грамотасы” бирелә. 1983 елда сукада 1 нче урын өчен дигән мактау грамотасы бирелә.
1985 елдан 1994 елга кадәр механизаторлар бригадиры булып эшли. 1993 елда пенсиягә чыга, 1994 елдан лаеклы ялга китә. “Ветеран труда” исеме бирелә.
1958 елда гаилә корып, хатыны Наҗия белән 4 бала үстерәләр. Уллары Рифат үзе кебек механизатор булып колхозда 40 ел эшләде. Каты авырудан шушы елның январенда бакыйлыкка күчте.
Лаеклы ялга чыккач, туган нигезендә мәчет булдырып, аны көче белән карап тора. Гарәп телен өйршнеп 1995-2017 елларда Бишалап авылында имам-хатыйп вазыйфасын үти.
Хәзерге көндә кызы тәрбиясендә яшиләр.