Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Бүген җәмгыять тормышында автомобиль транспортының роле бик зур. Машина безгә уңайлылык һәм хәрәкәтчәнлек кенә бирми. Иң мөһиме, транспорт коткаручыларга һәм табибларга вакытында ярдәм күрсәтүне, барлык оешмаларның һәм предприятиеләрнең эшен җайга салуны тәэмин итә. Ләкин онытырга ярамый: теләсә нинди машина белән һәрвакыт кеше идарә итә.
Сезнең һөнәрегез, иң массакүләм һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Ул җаваплылык, даими концентрация һәм осталык, кайвакыт катлаулы юл һәм һава торышы шартларында эшләүне таләп итә.
Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм һөнәри уңышлар телим.
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов