Хөрмәтле суд приставлары хезмәте Федераль идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!
Сезнең җаваплылык һәм һөнәрилек белән суд органнары эшенең нәтиҗәлелеге арта, гадел хөкемнең абруе үсә, җәмгыятьтә хокук тәртибе ныгый. Суд системасына карата кешеләрнең ышанычы күпчелек очракта приставлар эшенә бәйле. Алар хокук принципларының иң мөһим өлешен тормышка ашыра – кануны саклап эш итү барыннан да өстен тора.
Гражданнар, оешмалар һәм дәүләт арасында хокук мөнәсәбәтләрендә дөреслекне торгызып, сез көндәлек хезмәтегез белән Канунның көче – аны үтәүдә икәнлеген тагын бер кат раслыйсыз.
Район хезмәте вәкилләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләрен башкарганда гадел булганнары өчен рәхмәт белдерәм, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов