Бүген Кама Тамагында үзәк мәчет янында мәдрәсә ачылды. Ислам нигезләрен һәм Коръән укуны монда теләгән һәркем өйрәнә алачак.
Иман итүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин котлады, Рәхмәт хатлары, бүләкләр, бүләкләр тапшырылды.