Базар мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт узды. Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Бу көнне мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре халыкка төрле номерлар тәкъдим итеп, Кама Тамагы халкын котларга җыелдылар. Иҗади номерлар, Ватан, мәхәббәт һәм дуслык турында җырлар әзерләнгән.
Барлык катнашучыларга Россия флагы төсендәге шарлар тапшырылды.