МР Башлыгының Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

2023 елның 3 ноябре, җомга

Хөрмәтле каматамагылылар!

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!

Бу бәйрәм уртак максатларга ирешү, Ватаныбызның чәчәк атуы, дәүләтчелегебезне ныгыту хакына Россия халыкларының тирән тарихи традицияләрен символлаштыра. Ата-бабаларыбызның данлы батырлыклары безнең өчен һәрвакыт бердәмлек, теләктәшлек һәм патриотлык үрнәге булып торачак.

Районыбыз террито- риясендә төрле милләт вәкилләре яши һәм безнең һәрберебез өчен, чыгышыбызга, динебезгә һәм җәмгыятьтә биләгән урыныбызга карамастан, бу көн Кама Тамагының чәчәк атуы хакына берләшү көне булсын.

Шушы тирән мәгънәгә ия Халыклар бердәмлеге көнендә сезнең барыгызга да яшәү дәрте, үз көчегезгә һәм мөмкинлегегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тыныч тормыш телим!

Сезнең белән бергә барлык булганны саклап калырга, ниятләгәннәрне тормышка ашырырга, туган районыбыз, Татарстан Республикасы һәм Россиянең иминлеге һәм чәчәк атуы турындагы хыялларыбызны гамәлгә ашырачагыбызга ышанам


Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                     Н.А.Вазыйхов
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International