Хөрмәтле Кама Тамагы халкы!
Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
Республика Конституциясе тарихи борылыш этабында кабул ителде һәм Татарстанның күп милләтле халкының үзара тигезлеккә, тыныч тормышка, социаль гаделлеккә һәм рухи-әхлакый яңарышка, нәтиҗәле үсешкә һәм иминлеккә омтылышын чагылдырды.
Республиканың Төп Законы дәүләт идарәсе структураларын һәм гражданнар җәмгыяте институтларын, җирле үзидарә системасын формалаштыру, эзлекле икътисади һәм социаль сәясәт өчен сәяси-хокукый базаны тәэмин итә.
Конституция кабул ителгәннән бирле Татарстан Республикасы зур уңышларга иреште һәм хәзерге вакытта аның алга таба үсеше безнең һәрберебезгә, хезмәтебезгә һәм законлылыкны саклауга бәйле. Кама Тамагы халкының нәтиҗәле иҗади эше конституция нормаларын һәм принципларын тагын да тулырак итеп тормышка ашыру мөмкинлеге бирер, районның тормыш сыйфатын яхшырту һәм икътисадын үстерү өчен нәтиҗәле шартлар тудырыр дип ышанам.
Бу бәйрәм көнендә барыбызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, тотрыклылык һәм иминлек телим.
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов