Полиция бүлегендә тантаналы чара

2023 елның 10 ноябре, җомга

Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Услон» муниципаль – ара бүлегенең «Кама Тамагы»полиция бүлегендә тантаналы чара узды. Полиция хезмәткәрләрен Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм "Кама Тамагы" полиция бүлеге башлыгы Айдар Айрат улы Таһиров котлады.

Котлаулар яңгыраганнан соң, хезмәттә аерылып торганнарны хөрмәтли башладылар. Район файдасына күпьеллык һәм нәтиҗәле эше өчен медальләр, район Башлыгының Рәхмәт хатлары, ведомство Дипломнары, Мактау грамоталары белән полиция хезмәткәрләре бүләкләнде.

Полиция көне белән котлыйбыз! Сәламәтлек, иминлек һәм барлык яхшылыклар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International