Бүген районның учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:
Кама Тамагы районы территориясендә автомобиль юлларын кышкы тотуга әзерлек барышы турында «Татавтодор»ААҖ Апас филиалының Кама Тамагы ДРСУ начальнигы Ганьятуллин Рамил Харис улы хәбәр итте.
Йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга килешүләр төзү барышы турында Кама Тамагы комплекслы газ хезмәте җитәкчесельфатов Руслан Ашуралиевич чыгыш ясады
2022 елда физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү турында Кама Тамагы муниципаль районы Финанс – бюджет палатасы рәисе Марина Александровна Ногманова хәбәр итте.
Районда ГТО нормаларын тапшыруны дәвам итү турында Хөснетдинов Илназ Хәлим улы - муниципаль район Башкарма комитетының спорт, яшьләр сәясәте һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы хәбәр итте.