Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы Кама Тамагы районына эш сәфәре барышында "Гипс компаниясе"ҖЧҖдә булды.
Район башлыгы Вазыхов Наил Альбертович белән берлектә ул предприятиенең торышы белән танышты һәм җитәкчелек белән булган мәсьәләләр буенча фикер алышты. Илдар Ирек улы илебезнең сәнәгать предприятиеләренә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, завод гипс чимал чыгару һәм эшкәртү һәм гипс нигезендә төзелеш материаллары җитештерү буенча эш алып бара.