Кадерле, яраткан әниләребез!
Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!
Бу көн – иң якын һәм кадерле кешеләргә - әниләребезгә багышланган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Балаларга тормыш бирү һәм чын кешеләр үстерү – һәр хатын-кыз өчен изге хезмәт. Әни үзендә дөньядагы иң матур һәм изге сыйфатларны — туган йортының назлылыгын, мәхәббәтен, яктылыгын һәм җылылыгын гәүдәләндерә. Ана мәхәббәте безне көчлерәк һәм ышанычлырак итә, барлык авырлыкларны җиңәргә булыша.
Бу бәйрәм көнендә герой - әниләргә, ятим балаларга мәхәббәт һәм җылылык бүләк иткән әниләргә, шулай ук уллары СВО да булган әниләргә аерым рәхмәтләр җиткерәм. Аларның уңышлары һәм җиңүләре — сезнең казанышыгыз.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, үзара аңлашу телим!
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов