Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бүлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде, анда барлык агымдагы һәм мөһим мәсьәләләр каралды.
«Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГИМС Үзәге»ФКУның Кама Тамагы инспектор участогының кече үлчәмле суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Алексей Владимирович Ананьев су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы турында доклад белән чыгыш ясады.
Халыкара инвалидлар көненә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү барышы турында муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна хәбәр итте.
2024 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе турында Заһидуллина Светлана Юрьевна – «Волжские зори»район газетасының баш мөхәррире хәбәр итте.
Кама Тамагы район электр станциясенең баш инженеры Хәмидуллин Марсель Фәрис улы электр энергиясен планлы рәвештә сүндерү турында игълан итте.
2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар турында Кама Тамагы муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Александровна Ногманова хәбәр итте.