Халыкара инвалидлар көнендә район башлыгының мөрәҗәгате

2023 елның 1 декабре, җомга

Ел саен өченче декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

Әлбәттә, бу көнне мин иң беренче чиратта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөрәҗәгать итәргә телим, алар бернигә карамастан тулы тормыш белән яшиләр – эшлиләр, спорт белән шөгыльләнәләр, мәдәни һәм иҗтимагый чараларда катнашалар. Сез хөрмәт һәм соклануга лаек. Сезнең максатчанлыгыгыз, катлаулы шартларда уңышка ирешү сәләтегез безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Һәрбер кеше аның янында ветераннар һәм инвалидлар, өлкәннәр һәм авыр авырулы балалар яшәвен һәрвакыт истә тотарга тиеш. Алар гаҗәеп ихтыяр көче булган кешеләр, алар, авырлыкларга карамастан, тормышның шатлыгын, аның игелеген һәм матурлыгын саклыйлар.

Кадерле дуслар! Әйдәгез, тагын бер тапкыр безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны искә төшерик, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшлик.

Барыгызга да тынычлык һәм иминлек, оптимизм һәм уңышлар телим!

Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                 Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International