«Игелекле эшләр атналыгы»волонтерлык акциясе

2023 елның 8 декабре, җомга

Инвалидлар декадасында Кама Тамагы районының «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Куйбышевский Затон һәм Теньки торак пунктларыннан ике мәктәп волонтерлары белән берлектә социаль хезмәтләр алучыларга йорт яны территорияләрен кардан чистартуда ярдәм күрсәттеләр.

Өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән мондый чаралар беренче тапкыр оештырылмый. Мондый акцияләр яшьләрдә бурыч, кайгырту, хөрмәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International