Хөрмәтле каматамагылылар, кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән Яңа 2024 ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
2024 ел үтте, әмма безнең белән ул китергән тәҗрибә, казанышлар һәм уңышлар кала. Бу катлаулы, һәрвакытта да «популяр» булмаган, әмма безнең районның киләчәге өчен бик кирәкле карарлар елы булды. Ярдәм һәм аңлау, теләктәшлек өчен сезгә бик зур рәхмәт.
Һәрвакыттагыча, узган елның казанышлары яңа перспективалар гына түгел, ә яңа, кайвакыт күпкә катлаулырак бурычлар да куя. Һәр кешенең, һәр гаиләнең, тулаем районның киләчәге үзебездән генә тора дип ышанам. Һәм без үзебез генә уртак йортыбызны – Кама Тамагын – шулай итеп үстерә алабыз, без аны яратабыз һәм горурланабыз.
Хөрмәтле район халкы! Киләсе 2024 елда сезгә уңышлар! Өметләрегез һәм хыялларыгыз чынга ашсын, ә барлык игелекле эшләр уңышлы тәмамлансын! Өйләрегездә һәм гаиләләрегездә күңел җылысы һәм йөрәклелек хөкем сөрсен, балаларыгыз сезне сөендерсен, ата-аналарыгыз сәламәт булсын, ә дусларыгыз тугры булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга мәхәббәт һәм бәхет, сәламәтлек һәм иминлек!
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов