Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең һөнәрегез хокук саклау органнары системасында иң мөһимнәрнең берсе. Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтүне оештыру, кешеләрнең законга ышанычы, хокукый культура һәм законга буйсынуны формалаштыру күп очракта сезнең профессионализмнан тора. Кешеләрнең язмышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә сез таләпчәнлек һәм игътибарлылык, гаделлек һәм гуманизмны берләштерә аласыз.
Киләчәктә дә сез үз хезмәт бурычыгызны намус белән үтәрсез, дәүләт һәм безнең районның һәр кешесе мәнфәгатьләрен якларсыз. Сезгә киләчәктә һөнәри эшчәнлектә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Ышанычлы закон сакчылары дигән мактаулы исем сезгә иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә яшәү көче, энергия һәм оптимизм бирсен!
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов