Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшче һөнәрләрне популярлаштыру, яшьләрдә сайланган һөнәр белән кызыксынуны үстерү һәм үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклау максатыннан Алабуга шәһәрендә «Алабуга-skills» һөнәри осталык ачык республика конкурсын уздыру турында хәбәр итә.
Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 29 февраленә кадәр электрон адрес буенча кабул ителә: konkursalabuga@mail.ru. элемтә телефоны: 8(85557)4-48-95,4-48-97.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә Алабуга муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган: http://xn--80aacgcdh2cyaav6b.xn--p1ai/alabuga-skills-konkurs-professional-nogo-masterstva.html.