Бүген районның учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында 2024 елга планнар һәм бурычлар турында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Марат Илзинат улы Фатрахманов хәбәр итте.
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең яңа цифрлы сервислары һәм көнкүрештә газ кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турындальфатов Руслан Ашуралиевич - "Буинскгаз"ЭПУның Кама Тамагы районы буенча КГС начальнигы хәбәр итте.
«ФОРПОСТ» МБУ эше һәм районда иреклелек үсеше турында "ФОРПОСТ"МБУ җитәкчесе Шакирова Алина Рашадовна хәбәр итте.
Булачак спорт чаралары турында Хөснетдинов Илназ Хәлим улы - муниципаль район Башкарма комитетының спорт, яшьләр сәясәте һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы сөйләде.