Мәдәният йортлары, музей һәм китапханәләр хезмәткәрләре катнашында җыелыш узды.
Мәдәният учреждениеләренең узган елдагы эшчәнлеге һәм 2024 елга бурычлары турында Кама Тамагы районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Кузиева Ирина Александровна сөйләде.
Балалар музыка мәктәбе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында директор Мөхәммәдиева 3үлфия Марат кызы таныштырды.
Музейның хәзерге тенденцияләре турында директор вазифаларын башкаручы Николаева Наталья Юрьевна хәбәр итә.
Җыелганнар алдында чыгыш ясаганда Наил Альбертович муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм районның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре турында җентекләп сөйләде
Җыелыш ахырында дулкынландыргыч сорауларга җаваплар бирелде.