Атналык планерка

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Бүген районның учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:

Муниципаль районда халыкның үлем күрсәткечләре турында «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе»ДАССОның баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы хәбәр итте.

«Халыкның мәшгульлеге турында» гы законның яңа редакциясе һәм муниципаль районда эшкә яраклы яшьтәге инвалидларның мәшгульлеге турында Кама Тамагы районы буенча Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы мөдире Наталья Геннадьевна Кадыйрова хәбәр итте.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Россиев Дмитрий Михайлович муниципаль берәмлекләрдә коррупциягә каршы эш турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International