Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыховның Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгате

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле сугыш ветераннары!

15 февральдә без традицион рәвештә Ватаннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ватандашларыбызга хөрмәт йөзеннән Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен, билгеләп үтәбез.

Чит илнең «кайнар нокталарында» булган вакыйгалар күп кенә яшь солдатларның - якташларыбызның гомерен өзде. Хәрби бурычын үтәп, өйләренә кайтмаганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам. Аларның истәлеге мәңгелек …

Чын геройларны, Ватанның данлыклы улларын тәрбияләгән әниләргә түбән баш иябез.

Без сафта калып, яшьләр белән патриотик эш алып барган сугыш ветераннарына рәхмәтлебез.

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, сезнең солдат батырлыгыгыз һәм патриотизмыгыз хәрби антка тугрылык үрнәге булып тора. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы      Н.А. Вазыхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International